Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда сирәк яңгырый торган халык җырларының уен кораллары өчен эшкәртмәсен уйнадылар
Казанның 5нче музыка мәктәбендә Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, композитор Гөлнара Беляеваның «Халык энҗеләре» дигән концертында татар халык җырларының эшкәртмәләрен төрле уен коралларында уйнадылар. Пианино, балалайка, курай, скрипка, аккордеон өчен эшкәртмәләрне музыкант үзе эшләгән. Эшкәртмәләрне теләге булган һәр музыкант уйный ала.
Концертта сирәк башкарыла торган җырлар да яңгырады. Гөлнара Беляева «Актаныш басмалары» халык җырын табып, аны пианино өчен эшкәрткән. Халык җырын укытучы, вокалист Гөлназ Абдусова яңгыратты.
«Бу җырны 1952 елда Актаныш районы Борсык авылында композитор, музыкант Җәүдәт Фәйзи язып ала. Бу җырның көе аның күз алдында туа. Музыка фольклорын җыеп йөргәндә ул яшьләр белән очраша. Яшьләр ишеткән-белгән җырларын җырлый. Фаягөл Нуркаева дигән кыз «Агыйдел басмалары» җырын җырлап күрсәтә һәм Җәүдәт Фәйзи аны шунда ук үзгәрттерә, шунда булган Таҗи Гыйззәт «Актаныш басмалары» дигән исем белән атарга тәкъдим итә», - диде «Татар-информ»га Гөлнара Беляева.
Композитор «Галиябану» җырының тарихын да сөйләде. Җырны баштан «Сәгадәтбану» дип атаганнар.
«Аңа нигезләнеп, драматург Мирхәйдәр Фәйзи «Сәгадәтбану» дигән драма яза, ул 1917 елда Оренбургта куела. Пьесаны сәхнәгә куючы Вәлиулла Мортазин-Иманский тәкъдиме белән «Сәгадәтбану» исеме «Галиябану» дип үзгәртелә. Салих Сәйдәшев һәм Александр Ключарев спектакльгә оригиналь музыка язганнан соң, «Галиябану» беренче татар музыкаль драмасы булып санала башлый», - диде Гөлнара Беляева.
Концертта «Су буйлап», «Көзге ачы җилләрдә», «Мәрфуга», «Олы юлның тузаны», «Сарман», «Дулкын», «Фазыл чишмәсе», «Суда, суда», «Ай, былбылым», «Өй артында шомыртым», «Бер алманы бишкә бүләек», «Туган тел» кебек җырларның эшкәртмәләре яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз