Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда синхрон шуу буенча Россия Кубогы этабы һәм «Сөембикә» турниры уза
29 гыйнвардан 1 февральгә адәр Казанның Спорт сараенда фигуралы шуу буенча Россия Кубогының 3 нче этабы һәм Россия күләмендәге «Сөембикә» ярышлары уза. Әлеге чараларда илнең 19 төбәгеннән 50 команда катнашыр дип көтелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярыш программасы 30 гыйнварда башлана. Бу көнне 17:30 сәгатьтә 1 нче разрядлы командалар ирекле программа белән чыгыш ясаячак. 31 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтән тамашачылар спорт остасы кандидатлары һәм спорт осталары башкаруында кыска программа күрә алачак. Финал көнне, ягъни 1 февральдә, 15:00–19:25 вакыт аралыгында спорт остасы кандидатлары һәм спорт осталары ирекле программа белән чыгыш ясаячак, шуннан соң җиңүчеләрне һәм призлы урынга ия булучыларны бүләкләү тантанасы уздырыла.
Дүрт көн дәвамында спортчылар фигуралы шууның иң мавыктыргыч төре булган синхрон шуу бәйгесендә көч сынашачак. Ярышта 12–16 кешедән торган командалар катлаулы элементларны, борылышларны, күчешләрне синхрон рәвештә башкарачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз