Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә массакүләм чаралар булмый
Якындагы ике көндә Татарстан башкаласында барлык массакүләм чаралар кичектерелде. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән кабул ителде. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча якындагы ике көндә (шимбә, якшәмбе) Казанда барлык массакүләм чаралар кичектерелде», - дип сөйләде ул.
Казанның мәдәният идарәсендә шәһәрдә шулай ук мәдәният учреждениеләре — үзәкләр, түгәрәкләр, сәнгать мәктәпләре эшләмәячәк, дип өстәделәр. Төрле концертлар, паркларда чыршы ачылу һәм башка активлыклар күчереләчәк көннәр турында соңрак хәбәр ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз