news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 208 еллыгы уңаеннан искә алу чаралары уза

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 208 еллыгы уңаеннан искә алу чаралары уза
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 208 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары уза. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Казанның Яңа бистә зиратында мөселман дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм журналистлар шәхесне искә алу өчен җыелды. Казан мөселманнары һәм Татарстан башкаласы кунаклары Коръән аятьләрен укыды һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең рухы өчен дога кылды, диелә хәбәрдә.

Очрашуны Казанның «Мәрҗани» мәчете оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot