news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Шигырь һәм каһвә» дигән өр-яңа проект башлана

Казанда «Шигырь һәм каһвә» дигән өр-яңа проект башлана
шагыйрь Булат Ибраһимов
Рамил Гали фотосы

Казанда «Шигырь һәм каһвә» дигән өр-яңа проект старт ала. Оештыручылар шигырь яратучыларны Казанның Лобачевский урамында урнашкан кофейняга чакыра.

«Бер сәгать дәвамында ике шагыйрь үз шигырьләрен укыячак, шушы шигъри халәт ямьле музыка белән дә үрелеп барачак», – дип хәбәр итә әлеге проектны оештыручыларның берсе Булат Ибраһимов.

«Татар шигъриятен популярлаштыру максатыннан шундый кичә уздырып карыйсы иттек. Татар шигырьгә сусаганмы микәнен тикшереп карыйбыз. Алга таба да кабатланачак дигән өмет бар», - ди шагыйрь.

Тәүге кичәдә беренче кунаклар буларак шагыйрь Булат Ибраһим үзе һәм Гүзәл Закирова чыгыш ясаячак. Аларга яшь музыкант Ильяс Абдулхаков кушыла.

Проект авторлары - Булат Ибраһимов, Баязит Зәйдуллин һәм Рәфис Нуруллин.

Очрашу 23 декабрьдә 19.00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны - «Кофе с толком» кофейнясы, Лобачевский урамы, 16/34.

Керү ирекле. https://coffeestolcom.timepad.ru/event/2274162/ сылтамасы буенча бронь ясарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100