news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сигезенче тапкыр Халыкара мөселман киемнәре фестивале үтәчәк

"Russia Islamic Clothes 2016" фестивалендә дизайнерларның яңа коллекцияләре тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ") 16-17 декабрьдә Казанда “Russia Islamic Clothes 2016” Халыкара мөселман киемнәре фестивале үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фестиваль кысаларында дизайнерлар арасында бәйге узачак. Шулай ук дизайнерларның яңа коллекцияләре тәкъдим ителәчәк, мөселман модасы мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” оештырылачак. Талантлы дизайнерларны бүләкләр, дипломнар көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot