news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сигез гаиләгә социаль ипотека программасы буенча торак биреләчәк

Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясендә Татарстан башкаласында социаль ипотека программасы буенча торак алуга мохтаҗ кешеләрнең өстәмә исемлеген расладылар. Исемлеккә сигез гаилә кергән.

«Быел инде сигез гаилә шундый торак алды. Март-май айларында Башкарма комитетка тагын сигез гаилә мөрәҗәгать итте», - дип сөйләде Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Василий Лысачкин.

Ул билгеләп үткәнчә, социаль ипотека буенча торак алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ дип танылган гражданнар фатирны максатчан квота буенча сайларга хокуклы.

Өстәмә исемлеккә дүрт махсус хәрби операция катнашучысы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, инвалид, шулай ук яшәү өчен яраксыз дип табылган йортта яшәүче һәм авыр тормыш хәлендә булган берәр гаилә кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot