news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Сибгат Хәкимнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Сибгат чишмәләре» конкурсы узды

Казанда Сибгат Хәкимнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Сибгат чишмәләре» конкурсы узды
Фото: Татарстан мәдәният ресурс үзәге

Татарстан мәдәният ресурс үзәгендә халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Сибгат чишмәләре» республикакүләм конкурсының беренче сайлап алу этабы узды. Бу хакта Татарстан мәдәният ресурс үзәге ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

4 декабрьдә Сибгат Хәкимнең тууына 115 ел тула. Әтнә районы мәдәният бүлеге якташ шагыйренең истәлекле датасы уңаеннан «Сибгат чишмәләре» республикакүләм нәфис сүз осталары конкурсын оештыра.

Бәйгенең беренче этабына 126 эш кабул ителгән. Чыгышларны филология фәннәре докторы, язучы Фуат Галимуллин, драматург Данил Салихов, Әтнә районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Абдуллина һәм Татарстан мәдәният ресурс үзәге хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллинадан торган мәртәбәле жюри составы бәяләгән.

Конкурста катнашучылар Сибгат Хәкимнең шигырьләрен укыган. Жюри әгъзалары иң яхшы чыгышларны сайлап алып, бәяләрне игълан итте.

Алда конкурсның икенче этабы көтелә, анда җиңүчеләр билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot