news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Швейцария белгече психосоматика буенча күрсәтмә дәресләр бирәчәк
19 апрельдә Казан дәүләт медицина университеты бинасында “Акушерлык һәм гинекологиядә психосоматика” темасына конференция узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 19 апрельдә Казан дәүләт медицина университеты бинасында “Акушерлык һәм гинекологиядә психосоматика” темасына конференция узачак. Аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университетының 1-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы, 18-нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсе оештыра.
Конференцияне ачу тантанасында сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы урынбасары Руфина Голубева катнашыр дип көтелә. Университетның 1-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, профессор Әлбир Хәсәнов ана карынындагы баланы тәрбияләү темасына чыгыш ясаячак. Университетның психиатрия кафедрасы мөдире профессор Кәүсәр Яхин исә бүгенге медицинада психосоматик һәм соматопсихик бозылышлар мәсьәләсен күтәрәчәк. Швейцариянең Базель шәһәре акушерлык һәм гинекология университеты профессоры, акушерлык һәм гинекологиядә психосоматика институты Директоры Йоханнес Битцер акушерлык һәм гинекологиядә психосоматика мәсьәләсенә кагылышлы лекция укыячак һәм 20 апрель көнне күрсәтмә дәрес бирәчәк дип уйланыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2