news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шоколад күргәзмәсе ачыла

20 декабрьдә Казанда “Шоколадлы Раштуа” исемле күргәзмә ачыла

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). 20 декабрьдә Казанда “Шоколадлы Раштуа” исемле күргәзмә ачыла. Аны Мәскәүдәге Шоколад тарихы музее һәм “Эрмитаж-Казан” үзәге оештыра.
Музейга килүчеләрне кызыклы экскурсия, шоколад тарихына сәяхәт көтә. Экспонатлар арасында шоколадтан ясалган сыннар, бизәлгән калай савытлар, тәм-томнар формасындагы тартмачыклар, узган гасырның конфетлар савытлары коллекциясен күрергә мөмкин булачак.
Мәскәүдә Шоколад һәм какао тарихы музее быелның 19 мартында ачыла. Әлеге музейда «Красный Октябрь», «Рот Фронт» ачык акционерлык җәмгыятьләре һәм «Бабаевский» кондитер концерны дигән борынгы тәм-томнар фабрикалары музейларының бай мирасы тупланган. Музей тарафыннан тәкъдим ителгән экспозициядә шоколадның борынгы Майя заманасыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы ачыла, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot