news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Шкода» автомобиленең исерек йөртүчесе ике машинаны бәрдергән

Кроссовер хуҗасын тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр.

Казанда «Шкода» автомобиленең исерек йөртүчесе ике машинаны бәрдергән
Муниципальная служба полка ДПС

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казанда «Шкода» автомобиленең исерек йөртүчесе ике машинаны бәрдергән һәм авария урыныннан качып китмәкче булган. Юл-патруль хезмәте полкы Муниципаль хезмәтенең Инстаграм социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.

«Кичә көндез Казанның ЮХИДИ идарәсе кизү частенә шәһәрдә яшәүчеләр «Шкода Йети» автомобилен йөртүче ир-атның юлда үзен адекват тотмавы турында хәбәр иткән. Урынга муниципаль хезмәткәрләр белән бергә юл-патруль хезмәте экипажы барган», - диелә социаль челтәрнең рәсми сәхифәсендә.

Полицейскийлар урында ачыклаганча, Ямашев проспектындагы «Магнит» кибете янында кроссовер башта «КИА» автомобилен бәрдереп, авария урыныннан качып китәргә уйлаган. Кагыйдә бозучы машина «Сфера» офислар үзәге парковкасында тагын бер машинага ышкылып үткән.

Полицейскийлар «Шкода» автомобилен идарә итүче ир-атның исерек икәнлеген алкотестер ярдәмендә ачыклаган – приборның күрсәткечләре 1,378 мг/л тәшкил иткән.

Исерек йөртүчене тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр, ә машинасын махсус стоянкага алып киткәннәр. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, кагыйдә бозучы 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Сегодня днём в Дежурную часть ГИБДД г. Казани от неравнодушных жителей поступила заявка , что водитель на автомобиле Шкода Йети ведёт себя неадекватно на дороге. На место был направлен экипаж ДПС совместно с муниципальными служащими. По приезду на место выяснилось, что Шкода Йети совершил столкновение с автомобилем Киа Спортэйдж около магазина Магнит по улице Ямашева, д. 100Б. И с места происшествия скрылся. Уезжая с места ДТП по внутренней дороге параллельной Проспекту Ямашева от улицы Лаврентьева в направлении Офисного центра «Сфера», мужчина заехал на парковку по адресу: Гаврилова д. 1Б . В ходе маневрирования автомобиль Шкода Йети зацепил ещё один автомобиль Киа. Инспектора ДПС зафиксировали у водителя алкогольное опьянение. Для установления степени алкогольного опьянения использовался алкотектер. Его показания оказались равны 1,378 мг/л. Горе-водителю грозит штраф в размере 30 000 рублей за управление автомобилем в состоянии алкогольного опьянения, а также он будет лишён права управления транспортными средствами на срок от 1,5 до 2 лет, такое наказание предусмотренно ст.12.8ч.1 КоАП РФ. Также на водителя составлены административные материалы по ст.12.27ч.2 КоАП РФ «Оставление водителем места ДТП» , ст. 12.37ч.2 КоАП РФ «Управление транспортными средствами без полиса обязательного страхования гражданской ответственности». Автомобиль нарушителя эвакуирован и помещён на специализированную стоянку, а сам водитель задержан и доставлен в ОП Савиново. @vyzov112_tnv @kazan.chp municipalkazan#municipal#municipalservice#gibddkzn#polkdps#pdps#казань#татарстан#казаньсегодня#новостиказани#гибдд#гибддказань#полкдпс#муниципальнаяслужба#муниципальнаяслужбаказань

Публикация от Полк ДПС Муниципальная Служба (@gibdd_kzn_municipal)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100