Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда шимбә өмәсе 29 апрельдә үтәчәк
Казанда санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы 1 апрельдә старт ала.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Шәһәр күләмендәге шимбә өмәсе Казанда 29 апрельдә үтәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда 1 апрельдә старт алачак санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгында төп чистарту эшләре шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү тармагындагы подряд оешмалары көче белән башкарылачак. Бу хакта бүген Казан мэриясенең эшлекле дүшәмбесендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткерде.
Аның сүзләренчә, санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгында теләге булган һәркем катнаша ала. Барлык оештыру мәсьәләләре буенча, (кораллар һәм капчыклар алу, чүп чыгаруны оештыру һ.б.) район хакимиятләренә, компания идарәчеләренә мөрәҗәгать итәргә була.
«Санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлыкта катнашучы казанлылар 200 меңнән дә ким булмастыр, 4 меңнән артык предприятие һәм оешмалар катнаша һәм 4 меңләп махсус техника кулланылачак», - дип билгеләп үтте И.Куляжев.
Ул шулай ук быел җәй Татарстан башкаласында Футбол буенча конфедерацияләр кубогы матчлары үтәчәген, шәһәргә күпләп кунаклар киләчәген җиткерде. Шунлыктан профильле комитет башлыгы бу эшкә җитди карарга чакырды.
«Бу эш, барыннан да бигрәк, үзебез өчен», - дип шәһәрдәшләрен шимбә өмәсендә актив катнашырга чакырды Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. «Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм район хакимияләре кушылып, барысына да үрнәк күрсәтергә тиеш», - дип билгеләп үтте Калинкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз