news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шикәр чире булган кешеләргә ярдәм итү акциясе узачак

Иртәгә “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көненә багышланган чара – “Шикәр чире. Яшәү рәвеше” темасына I Республика форумы уздырыла

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көненә багышланган чара – “Шикәр чире. Яшәү рәвеше” темасына I Республика форумы уздырыла. Аның эшендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, партиянең Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, ТР Дәүләт Советы, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан Сәламәтлек саклау идарәсе, фармация компанияләре, профильле ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне 14 ноябрьдә билгеләп үтелә. Билгеле булганча, шикәр чире XXI гасырның иң актуаль социаль проблемасы булып санала. Җир шарында әлеге авыру корбанына әйләнүчеләр саны 250 миллионга җитә. Ел саен чир 6 миллион кешене аяктан ега. 2030 елга бу сан 380 миллионга җитәр, дип фаразлый Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре. Шунысы борчу тудыра: шикәр авыруы булган кешеләрнең 50 проценты үзендә шундый чир булуы турында белми дә. Шуңа күрә халкыбыз табибка соң мөрәҗәгать итә. Андый кешеләргә ярдәм күрсәтүгә сәламәтлек саклау өлкәсе бюджетының 20 проценты юнәлтелә.
Россиягә килгәндә, шикәр авыруы булган кешеләр саны илебездә 3 миллион булуы мәгълүм. Әмма контроль-эпидемиологик тикшерүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, андыйлар саны 8 миллионга җитә. Республикабызда шикәр чиреннән интегүчеләр 75 белән исәпләнә. Шуларның 600дән артыгы – балалар. Ел саен чир 7 мең кешедә теркәлә. Татарстан медицина учреждениеләрендә шикәр авыруы булган кешеләргә ярдәм күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча программалар тормышка ашырыла. Өч ел дәвамында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы бүлеге “Шикәр чиренә карыш бергә көрәшик” проектын гамәлгә ашыра. Татарстанда шикәр авыруына каршы көрәшүчеләр Ассоциациясе авыруларга медицина-социаль ярдәм күрсәтүне камилләштерү юнәлешендә зур эш алып бара. Быел Ассоциация “Шәхси глюкометр – медицина хезмәткәренә”, “Диамобиль” һәм башка хәйрия проектларын томышка ашыруны дәвам итә.
Алай да әйтергә кирәк, Татарстаныбызда әле “Шикәр авыруы дигән төбәк программасы кабул ителмәгән. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эндокринологлар җитми. Авария хәлендә булган йортта урнашкан Казан эндокринология диспансерындагы шартлар республика халкына гына түгел, Казанда яшәүчеләргә дә сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирми. Шикәр авыруыннан соң өзлегү нәтиҗәсендә килеп чыккан табан авыруын дәвалау бүлекләре һәм кабинетлары юк. Ел саен авыруларны инсулин һәм канда шикәр күләмен азайта торган препаратлар белән бушлай тәэмин итүдә проблемалар чыга. Финанслар җитмәү сәбәпле, күп кенә учреждениеләрдә тиешле һәм кирәкле тикшерүләр үткәрелми.
Иртәгә узачак чара кысаларында медицина әйберләре, шикәр авыруын контрольдә тоту препаратлары, методик әдәбият күргәзмәсе узачак. Шулай ук хәйрия акцияләре, шикәр авыруын дәвалауга багышланган лекцияләр, семинарлар үткәрү каралган. Хәйрия акциясе кысаларында Шикәр авыруына каршы көрәшүчеләр Ассоциациясе тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ булучыларга 1 миллион сумга медицина әйберләре тапшырылачак, дип хәбәр иттеләр “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәтеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100