Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда шикәр авыруы өзлегүләрен дәвалау мәсьәләләре каралачак
22 октябрьдә Казанның “Шаляпин” кунакханәсендә “Шикәр авыруы китергән өзлегү нәтиҗәсендә аяк табаны тукымаларының “үлемен” диагностикалау, дәвалау һәм кисәтүнең актуаль мәсьәләләре” темасына I Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылачак
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 22 октябрьдә Казанның “Шаляпин” кунакханәсендә “Шикәр авыруы китергән өзлегү нәтиҗәсендә аяк табаны тукымаларының “үлемен” диагностикалау, дәвалау һәм кисәтүнең актуаль мәсьәләләре” темасына I Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылачак.
Казан дәүләт медицина университетының рәсми сайтыннан алган хәбәргә күрә, конференциядә республикабызның ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре, Республика клиник хастаханәсе, Казан эндокринология диспансеры, 16, 5-нче шәһәр клиник хастаханәләре табиблары, Казан дәүләт медицина университеты галимнәре, неврологлар, хирурглар, эндокринологлар катнашуы көтелә. Форумда Казанда шикәр чире нәтиҗәсендә килеп чыккан табан авыруыннан интегүчеләргә хирургия ярдәмен күрсәтү; табан авыруын комплекслы дәвалау; шикәр авыруының неврологик билгеләре; авыруларны дәвалауда инновацион технологияләр; табан авыруы билгеләренә терапевт карашы һәм башка темаларга кагылышлы чыгышлар тәкъдим ителәчәк.
Конференцияне оештыручылар – Казан дәүләт медицина университеты, Казан шәһәре сәламәтлек саклау Идарәсе, 5-нче шәһәр клиник хастаханәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз