news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Шигырь бәйрәме традицион форматта үтте

Бәйрәм кичәсе Филүс Каһиров башкаруында «Туган тел» шигыре белән төгәлләнде.

Казанда Шигырь бәйрәме традицион форматта үтте
Михаил Захаров

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Шигырь бәйрәме үзенең традицион форматында үтте. Аны шигырь белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла башлап җибәрде.

«Бүген бөек, газиз шагыйребезнең туган көне. Ул инде 100 елдан артык безнең татар милләтен туплап тора. Иншалла, киләчәктә дә шулай булыр», — диде халык шагыйре.

Сүз иң элек төрле елларда Тукай премиясенә ия булган шагыйрьләргә бирелде. Болар — халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев.

Тукай һәйкәле янында чыгыш ясаучылар арасында бик күп татар язучыларын рус теленә тәрҗемә иткән Сүрәйә Гайнуллина да бар иде. Ул АКШның Нью-Йорк шәһәреннән кайткан.

Шигырь бәйрәмен шагыйрьләр Резеда Зәйни һәм Рифат Сәлах алып барды.

Шигырь бәйрәмендә җырчылар Рәсим Низамов, Рөстәм Насыйбуллин, Айгөл Хәйри, Энҗе Шәймурзина җырлады. Кичә Филүс Каһиров башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамланды. 


news_right_1
news_right_2
news_bot