news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган документаль фильм тәкъдим ителде

Фильм Шиһабетдин Мәрҗани еллыгы уңаеннан төшерелгән.

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган документаль фильм тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә әдипкә багышланган документаль фильм тәкъдим ителде.

Фильм Шиһабетдин Мәрҗани еллыгы уңаеннан төшерелгән.

Документаль фильмның продюсеры Нияз хәзрәт Сабиров Казан, Сәмарканд, Бохара кебек шәһәрләрдә дә төшерү эшләре алып барылуын әйтте.

“Бу фильм рус телендә төшерелде. Якын киләчәктә без аны татар телендә дә әзерләячәкбез”, - диде ул.

Конференциядә катнашучы галим, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов фильмның беренче татар телендә төшерелергә кирәк булуы турында фикерен белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100