news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани рухына багышлап Коръән мәҗлесе узды

Бүген бөек татар галиме һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани вафатына 129 ел тулды.

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани рухына багышлап Коръән мәҗлесе узды
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Мәрҗани җәмигъ мәчетендә Шиһабетдин хәзрәт рухына багышланган Коръән мәҗлесе узды. Бүген бөек татар галиме һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең вафатына 129 ел тулды.

Чарада Татарстан Республикасы Диния нәзарәте, дәүләт һәм мәдәният хезмәткәрләре, Казан шәһәренең имамнары катнашты. Коръән ашында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

“Коръән мәҗлесләре уздыруда зыян юк, файда гына бар. Күп кеше бу мәҗлесләрдә динебез турында ишетә ала. Бу безнең гореф-гадәтләребез һәм аларны сакларга кирәк. Бүгенге чара Мәрҗани хәзрәткә багышланган. Ул безнең бөек галимебез”, - диде Камил Сәмигуллин.

Аль-Мәрҗани җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Шиһабетдин Мәрҗанине хөрмәт итеп килүчеләргә рәхмәтен белдерде.

“Шиһабетдин Мәрҗани турында күп сөйләп була. Хәзрәтебезне бөтендөньяда беләләр, әсбаблары белән кулланалар. Без дә аның укучылары”, - диде Мансур хәзрәт.

Шиһабетдин хәзрәт белән беррәттән әлеге мәчеттә эшләгән хәзрәтләргә дә Коръән аятләре укылды.

Шиһабетдин Мәрҗанигә вафатына 129 ел тулуга багышланган мәҗлестә Казан шәһәре “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдинов, “Мәрҗани” балалар үзәгенә йөрүче кечкенә шәкертләр Коръән аятьләре укыды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100