news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылачак

Күргәзмәдә Ш.Мәрҗани китапханәсеннән китаплар тәкъдим ителәчәк, Истанбулда тау хрусталеннән эшләнгән шәхси мөһере күргәзмәдә уникаль экспонат булачак.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылачак. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күренекле татар дин эшлеклесе һәм галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган юбилей елында бу беренче күргәзмә булачак. Мәрҗани татар иҗтимагый фикере тарихында аерым урын тота һәм XIX йөзнең реформаторлык хәрәкәтендә иң ачык шәхесләрнең берсе булып тора.

Замандашлары аны “болгар җиренең иң зур галиме”, “Үз чорының Платоны”, “татар Геродоты” дип атаганнар. Татар халык шагыйре Г.Тукай аны мактап, “Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт, Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” дип язган.

Мемориаль әйберләр, кулъязмалар һәм китаплар саклана торган Казан шәһәре әйдәп баручы фәнни учреждениеләренең уртак тырышлыгы белән оештырылган күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗанинең биографиясе, фәнни һәм дини яктан дөньяга карашы формалашуы, педагогик эшчәнлеге тарихын күзаллау мөмкин булачак. Әлеге күргәзмә галимнең мирасына һәм татар халкының мәдәни традицияләренә кызыксыну уятуны көчәйтер дип көтелә.

Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан күргәзмәдә бюро-секретер һәм юл сандыгы, Шиһабетдин Мәрҗани китапханәсеннән китаплар тәкъдим ителәчәк. 1874 елда төшкән фотосы һәм 1864-1865 елларда Истанбулда тау хрусталеннән эшләнгән шәхси мөһере күргәзмәдә уникаль экспонатлар булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100