Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Щурячье бистәсе янында пляж барлыкка киләчәк
Щурячье бистәсе янында пляж оештыру проекты турында фикер алышулар бара. Хәзер экология белән бәйле мәсьәләләр хәл ителә. Инфраструктура эшләрен 2023 елда башлау планлаштырыла. Бу хакта матбугат чаралары белән очрашуда Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Яшел Үзәндәге хезмәттәшләребез белән Щурячье бистәсе тирәсендә пляж проектлыйбыз. Бу Лаешка караганда якынрак һәм безнең территориягә керә. Проектны киләсе елда тормышка ашыра башларга телибез», – диде шәһәр башлыгы.
Ул шәһәр территориясендә начар экологик вазгыять аркасында пляж ясап булмавын әйтте. Чөнки Казансу елгасы нормаларга туры килми. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан берничә зур бассейн булдыру турында йөкләмә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз