news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Шевроле» йөртүче кыз 7 яшьлек малайны бәрдергән

Бала юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыккан.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда юл-транспорт һәлакәте булган һәм анда бер бала зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Хәл Давыдов урамында 48нче йорт янында булган. 26 яшьлек кыз - «Шевроле Авео» автомобилен йөртүче юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыгучы 7 яшьлек малайны бәрдергән. Нәтиҗәдә, баланың уң як яңак сөяге имгәнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot