news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Шевроле” автомобиле электр баганасына бәрелгән

Һәлакәт нәтиҗәсендә 1 кеше үлгән һәм 2 кеше зыян күргән

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Узган төндә Казанның Оренбург трактында юл фаҗигасе булган. “Шевроле” автомобиле электр баганасына бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә чит ил машинасы йөртүчесе үлгән, тагын ике пассажиры җитди зыян күргән. Аларның берсен машинадан махсус техника ярдәмендә алганнар.
Зыян күрүчеләрнең сүзләренчә, машина зур тизлектә барган. Хәзер фаҗига килеп чыгуның сәбәрпләрен Юл патруль хезмәте автоинспекторларына ачыкларга туры киләчәк.
Хәзерге мәгълүматларга караганда, машина зур тизлектә бару сәбәпле, тәгәрмәче шартлаган һәм машина йөртүче идарә итә алмаган дип фаразлана.


news_right_1
news_right_2
news_bot