news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шаяннар һәм тапкырлар “Республика” Лигасының 14 ярымфиналына чыгу өчен көрәшәчәк

Казанда шаяннар һәм тапкырлар “Республика” Лигасының 14 ярымфиналына чыгу өчен көрәшәчәк

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). 27 майда Казан дәүләт университетының “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасының шаяннар һәм тапкырлар клубы командалары “Республика” Лигасының 14 ярымфиналына чыгу өчен көрәшәчәк. Тапкыр сүзлелектә КДУ җыелма командасы, А.Туполев исемендәге “КАИ”-КДТУ, Чаллының “Шерше ля фам”, “ИНЭКА” һәм “Неуправляемые”, Алабуганың “РазМах”, Әлмәтнең “Добрый вечер” командалары үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Уенның темасы “Җәйге сезон ачылганда” дип атала. Кавээнчыларга сәламләү, “7 Яңалык” һәм музыкаль өй эше конкурсларында ярышачак. Бүген “Яңа гасыр” каналында “Республика” Лигасының 18 финал уеннарын тамаша кылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot