news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шаурма киоскына ут төртүче тоткарланган

Янгын вакытында ир-ат үзе дә зыян күргән

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Р.Яхин урамында шаурма киоскына ут төрткән ир-ат тоткарланган.
Киоскка ут төртүчеләр турында полициягә янгыннан чыккан сатучы хәбәр иткән. Һәлакәт урынына ведомстводан тыш сак хезмәте килгән. Сатучы аларга ике билгесез затның киоскка бензин сибүләре һәм ут төртүләре турында белдерә. Моннан тыш, ул ут төртүчеләрнең нинди юнәлеш алуларын да күрсәткән.
Полиция хезмәткәрләре эзләү чаралары вакытында җинаять кылучыларнең берсен тоткарлаган. Ачыкланганча, 27 яшьлек казанлы янгын вакытында үзе дә зыян күргән. Ут төртүдә шикләнелгән затны хастаханәгә озатканнар, аннары җинаять кылуда катнашкан икенче ир-атны эзләргә керешкәннәр.
Бу факт буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ Ведомстводан тыш сак хезмәтенең Федераль дәүләт казна учреждениесе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot