news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шашка буенча Бөтенроссия турниры уздырыла

Турнирда Казаннан халыкара мастерлар Андрей Гнилицкий һәм Дмитрий Цинман катнаша.

Казанда шашка буенча Бөтенроссия турниры уздырыла
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). 12-17 августта Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе базасында рус шашкалары буенча «X мәгълүмат технологияләре Кубогы» ачык Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Турнирда Казаннан - халыкара мастер, дөнья Кубогының бронза медале иясе Андрей Гнилицкий һәм халыкара гроссмейстер, 2 тапкыр дөнья Кубогы җиңүчесе, Европа чемпионы Дмитрий Цинман катнаша.Турнирда күренекле катнашучылардан шулай ук Михаил Семенюк (Минск), Михаил Федоров (Түбән Новгород), Наталья Федорова (Түбән Новгород) булачак. 

Ярышларда Мәскәү, Саха-Якутия Республикасы, Красноярск крае, Чуваш Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Иркутск өлкәсе, ХМАО-Югра һәм Татарстан Республикасы әйдәп баручы спортчылары чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot