Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда шашка буенча ачык ТР Гран-приеның беренче этабы узды
Турнирда җиңүне халыкара гроссмейстер, Дөнья Кубогының гамәлдәге җиңүчесе һәм Ауропа чемпионы Дмитрий Цинман яулады
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Р. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервының үзәк махсуслаштырылган балалар-үсмерләр шахмат мәктәбендә шашка буенча ачык ТР Гран-приеның беренче этабы узды. Анда Биектау, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Удмуртия, Марий Эл, Үзбәкстан, Молдовадан һәм Казанның барлык районнарыннан 44 шашист катнашкан.
Ярышлар традицион төстә ноябрьдән майга кадәр 7 этапта уза (аена – бер этап), аларның бишесе – рус шашкасы һәм икесе халыкара шашкалар буенча.
Һәр этап йомгаклары буенча катнашучылар яуланган урынга карап очколар алачак (1 урын – 150, 2 урын – 120, 3 урын – 100 очко..., 50 урын – 1 очко). Гомуми зачетның җиңүчеләре һәм призерлары иң уңышлы этапта тупланган очколар саны буенча билгеләнә.
Турнирның бизәге 2010 елгы Дөнья Кубогының бронза призеры, Йошкар-Оладан спорт мастеры Михаил Глизеринның катнашуы булды. Күрәсең, юлдан арып кайтып, Михаил 9 очконың 6,5 очкосын гына җыеп, 4 нче урынга лаек булды.
Турнирда халыкара гроссмейстер, Дөнья Кубогының гамәлдәге җиңүчесе һәм Ауропа чемпионы, 8,5 очко туплаган Дмитрий Цинман беренчелеккә чыкты. 2 нче урынны спорт мастеры, 7 очко җыйган Р. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервының үзәк махсуслаштырылган балалар-үсмерләр шахмат мәктәбе укучысы Андрей Гнелицкий яулаган.
Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы порталында хәбәр ителгәнчә, хатын-кызлар зачетында финишка беренче булып спорт мастеры, ВОС линиясе буенча хатын-кызлар арасында берничә мәртәбә Россия чемпионкасы булган, 5,5 очко җыйган Йолдыз Гатауллина килгән. Йолдызның армрестлинг буенча спорт мастеры булуын да билгеләп үтик.
Икенче урын иясе – спорт мастеры кандидаты Юлия Попова. Өченче урынга 23 яшькә кадәр яшьләр арасында дөнья беренчелегенең бронза медалисткасы Евгения Яллина лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз