news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шартлаткыч турында ялган хәбәрдән соң 89 мең кеше эвакуацияләнгән

Террорчылык акты турындагы ялган хәбәр аркасында 200дән артык җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Казанда шартлаткыч куелу турында ялган хәбәр аркасында 89 меңнән артык кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Шулай итеп, 16 сентябрьдә 16 объекттан 5 мең 605 кеше эвакуацияләнгән. Ялган хәбәр булган иң зур дулкын 3 октябрьгә туры килгән – полициягә 200дән артык хәбәр кергән һәм 62 меңнән артык кеше биналардан чыгарылган. 5 октябрьдә 31 хәбәрдән соң 22 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.

Террорчылык акты турындагы ялган хәбәрдән соң 200дән артык җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100