news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шартлаткыч кую турындагы шалтыратулар аркасында эвакуациянең яңа дулкыны башланды

"Тандем" сәүдә үзәгеннән һәм кайбер министрлыклардан хезмәткәрләрне, аларга килүчеләрне чыгаралар.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Социаль челтәрләрдә “Тандем” сәүдә үзәгеннән, Татарстан Мәдәният министрлыгы, шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан хезмәткәрләрне һәм анда килүчеләрне чыгару фотолары пәйда булды.

Бүген Казанда 2, 6, 8, 28, 125, 155 нче номерлы гимназияләрдә эвакуация булуын җиткергән идек инде.

 Эвакуация чаралары телефон террорчылары һөҗүме нәтиҗәсендә башкарыла. Татарстан башкаласында мина кую турындагы иң күп хәбәр 3 октябрьдә алынган иде. Кичә республиканың хокук саклау органнары “Террорчылык актлары турында ялган хәбәр” маддәсе буенча 150дән артык җинаять эше кузгаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100