news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда — “Шарлатаннар компаниясе”

Үзенчәлекле исемдәге француз күчмә театры тамашасы М.Горький музеенда узачак

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). 10 июнь көнне М.Горький әдәби музей-мемориалында француз күчмә театры “Шарлатаннар компаниясе” дигән тамаша тәкъдим итә. Музейның матбугат хезмәте белдерүенчә, Франциянең Россиядәге Илчелеге ярдәме белән оештырылган әлеге чара мәдәни учак ишек алдында үтәчәк.
Театрының труппа составында барлыгы 2 актер. Урта гасыр традицияләре буенча алар үзләренең фургоннарында каладан калага йөреп чыгыш ясый. Россия буйлап сәяхәт барышында Клер Лемерсье белән Орельен Бландо Казанда да тукталырга уйлаган.
Башкалада тәкъдим ителәчәк тамашага килгәндә, ул актерлар тарафыннан 2007 елда сәхнәләштерелгән. Спектакльнең төп геройлары —ярминкә сатучылары Франко һәм Аманда. Ярминкә вакытында алар авыл кешеләрен талый, халыкны алдап дару дип, буш савытлар сата һәм кешеләр эшнең нидә икәнлеген аңлап алганчы, әлеге шарлатаннар биредән китеп өлгергән була инде. Тамашаның кыскача эчтәлге шулайрак, диелә музейдан алынган хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot