news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Шамил” мәдрәсәсендә әхлак мәсьәләләре турында фикер алышканнар

Республикадан җыелган мөгаллимнәр төрле темаларга ачык дәресләр күрсәткән.

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсендә “Мәчетләр каршындагы курсларда әхлак укыту проблемалары” буенча республикакүләм киңәшмә-семинарда Татарстаннан җыелган әхлак мөгаллимнәре фикер алышкан. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге хәбәрдән билгеле булганча, семинар барышында үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга килгән мөгаллимнәр төрле темаларга 20 минутлык ачык дәресләр күрсәткән, чыгышлар ясаган.

Мамадыш районы Түбән Сөн авылы мәчете укытучысы Рәйсә Муллахмәтова "Әхлак дәресләрен укытуда уен алымнарын куллану", Балтач районы әхлак укытучыларының методик берләшмәсенең җитәкчесе Разия Әхмәтҗәнова "Әхлак дәресләрендә яңа инновацион алымнар куллану", Мамадыш шәһәре мәчете укытучысы Әлфия Вәгыйзова "Шәфкатлелек бизи кешене", Казан шәһәре "Бәхет ачкычы" иҗат студиясе "Мөселман балалар лагерьларында әхлак тәрбияләү тәҗрибәсе" темасына доклад сөйләгән.

Семинар барышында Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Әхлак кабинеты, Ислам тарихына багышланган музей экспозициясе, мөселман киеме тегү түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең эшләре һәм каллиграфия түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең шамаилләр күргәзмәсе, "Фикһ" һәм "Ислам тарихы" кабинетлары белән танышу оештырылган.

Ахырда "Шамил" мәдрәсәсе укытучылары арасында уздырылган әхлак буенча дәрес эшкәртмәләре ярышына нәтиҗәләр ясалган, фикер алышу оештырылган. 

Әлеге чарада республика мөхтәсибәтләреннән уку-укыту эшләренә җаваплы кешеләр катнашкан. Алар эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Татарстан Диния нәзарәтеннән семинарда катнашучыларны фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин сәламләгән. Семинарны “Шамил” мәдрәсәсе мөдире Камил хәзрәт Вәлиуллин алып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100