news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Шамил Каратай һәм Белые росы урамнары барлыкка килә

Шәһәр хакимиятенең шул хакта карары чыккан

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Казанның Идел буе районында ике яңа урам барлыкка киләчәк. Әлеге карар шәһәрнең Башкарма комитеты тарафыннан имзаланган. Документ нигезендә әлеге исемнәр М-14 торак комплексында формалашкан яңа урамнарга бирелә.

Бер урамга ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Шамил Сәгыйть улы Каратай (1947-2008) исеме биреләчәк. Урам “Шамил Каратай урамы − улица Шамиля Каратая” дип йөртеләчәк. Икенче урам “Белые росы урамы - улица Белые росы” исемен алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot