news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Шаляпин укулары ачылды
Бүген Казандагы Алексей Горькийның әдәби-мемориаль музеенда “Шаляпин укулары-2010” кысаларында “ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасырның башында Россиянең музыка сәнгате” темасына Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлады
Скопировать ссылку
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казандагы Алексей Горькийның әдәби-мемориаль музеенда “Шаляпин укулары-2010” кысаларында “ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасырның башында Россиянең музыка сәнгате” темасына Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлады. Федор Шаляпин тууына - 137 ел һәм А.Горький музее ачылуына 70 ел тулуга багышланган чараны Татарстанның Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эше буенча урынбасары Светлана Измайлова ачып җибәрде. Кунак булып конференциядә Мәскәүнең П.Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясенең опера җырчыларын әзерләү кафедрасы доценты, сәнгать белгече Ирина Силантьева катнаша.
Светлана Измайлова сүзләренә караганда, Казанның Горький музеенда Шаляпин укулары 1973 елдан бирле үткәрелеп килә. Ул вакытта бу укулар Горький укулары белән бергә аралаштырылып уза иде. Быелдан башлап музейда Шаляпин укулары аерым үткәрелә. Башкалабызда инде 1940 елларда Шаляпин тормышын һәм иҗатын өйрәнү үзәге ачыла. А.Горький музее инициативасы белән анда фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла башлый. Күп еллар музейда “Ф.Шаляпин тормышында Казан” даими экспозициясе эшләп килә. Анда музыкант биографиясенең Казан чорына караган материаллар, язучы Горький белән дуслыгы хакындагы мәгълүмат урнаштырылган.
Светлана Измайлова быел Шаляпин укуларына Мәскәү, Санкт-Петербург, Өфе, Сыктывкар һәм башка шәһәрләрдән сәнгать белгечләре килүе зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды. “Конференциядә каралачак - ХIХ гасыр ахыры – XX гасыр башында провинция шәһәре булып саналган Казанда музыка сәнгате үсеше, аның башкаладагы музыка сәнгатеннән аермасы, Казан музыка сәнгатенә Федор Шаляпинның керткән өлеше, бөек музыкант иҗатының милли музыкага тәэсире кебек темалар безнең өчен бик кызыклы”, - диде ул.
Музыка сәнгатен сөючеләргә Шаляпин тормышы һәм иҗатына багышланган чыгышлар тәкъдим ителә. Аерым алганда, очрашуда Шаляпинның Көмеш гасыр шигъриятенә, анда чагылыш тапкан Иблис образына карашы, музыкантның Коми өлкәсе Зырянск төбәге белән бәйләнеше, А.Горький музеенда сакланган музыка сәнгате байлыгы, Федор Шаляпин иҗатының милли музыкага тәэсире, музыкантның Скандинавия белән бәйле чоры, Казан дәүләт университеты тормышында музыка һәм башка темалар яктыртыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot