news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Шаляпин фестивален "Набукко" операсы премьерасы ача

Атаклы җырчының тууына 145 ел тулуга багышланган фестиваль бүген башланып, 22 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда Шаляпин фестивален "Набукко" операсы премьерасы ача
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт театрында Дж. Вердиның “Набукко” премьерасы белән XXXVI Шаляпин исемендәге Халыкара фестиваль ачыла. Атаклы җырчының тууына 145 ел тулуга багышланган фестиваль 22 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында 10 спектакль һәм 2 гала-концерт узачак. Аларда Россия, АКШ, БДБ, Европа һәм Азия илләреннән чакырылган 50дән артык җырчы һәм дирижер, шулай ук солистлар, оркестр, хор, балет, театрның мимик ансамбль артистлары, Казан хореография училищесында белем алучылар һәм «Delizia» балалар хоры катнаша.

Хәбәрдән билгеле булганча, премьера спектакле Шаляпин фестивалендә 1 һәм 2 февральдә күрсәтеләчәк. Бу премьераларда төп партияләрне Борис Стаценко (Германия), Андрей Валентий (Беларусь Республикасының Зур театры), Геннадий Ващенко, Сергей Ковнир, Оксана Крамарева (Украинаның Т.Шевченко исемендәге Милли Операсы), Дарья Рябинко (Красноярск дәүләт опера һәм балет театр), Регина Рөстәмова, Александр Трофимов (Мария театры), Антон Иванов (Мәскәү), Зоя Церерина, Айдар Нургаянов, Ирек Фаттахов, Венера Протасова, Гөлнора Гатина (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт театры) башкара. Спектакль башланганчы, кереш сүз белән СССРның халык артисты Владимир Васильев чыгыш ясаячак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100