news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Шакир Әхтәмов яшәгән йортка истәлек тактасы куйдылар

Шакир Әхтәмов истәлеген мемориаль такта кую инициативасын аның оныклары белдергән.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанда дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Шакир Әхтәмовның 120 еллыгы уңаеннан мемориаль такта ачтылар. Аны шәһәрнең Вахитов районындагы Николаев урамында, узган гасырның 50-80 нче елларында Шакир Әхтәмов яшәгән 5 нче йортта урнаштырдылар.

Татарстанның Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, Шакир Әхтәмов ТАССРның икенче, өченче, дүртенче чакырылыш Югары Советы Президиумы Рәисе, Буа һәм Апас районнары райкомының беренче секретаре булып эшләгән, 1942 елда Зөя — Ульяновск участогында тимер юл төзелешен җитәкләгән.

Шакир Әхтәмов истәлеген мемориаль такта кую инициативасын аның оныклары белдергән һәм әлеге идеяне Татарстан Икътисад һәм Мәдәният министрлыклары хуплаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot