news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шахмат буенча турнирда Балтач кызы призлы урын алды

Кызлар һәм малайлар бергә уйнап, 6 уеннан 4 очко җыеп, Зифа 3нче урынны яулады.

(Балтач, 14 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Казан шәһәре “Фианкетто” шахмат клубында мәктәпкәчә яшьтәге һәм беренче сыйныф укучылары арасында (2010 елгы һәм яшьрәк балалар арасында) үткәрелгән турнирда барлыгы 112 малай һəм кыз катнашты. Бу ярышта Балтач районының Бөрбаш авылыннан Зифа Корбанова да катнашты, дип яза район газетасы.

Кызлар һәм малайлар бергә уйнап, 6 уеннан 4 очко җыеп, Зифа 3нче урынны яулады.

Район үзәгеннән шактый ерак авылда торса да, əти-əнисе Зифаны 5 яшьтән шахмат түгəрəгенə йөртә башлый. Көз көне ул районда 2007 һәм аннан яшьрəк кызлар арасында район чемпионкасы булып танылды.

"Бу кызыбыз бик өметле", – ди тренеры Ландыш Васил кызы.

news_right_1
news_right_2
news_bot