Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда шахмат буенча Россия чемпионаты суперфиналы ачылды
27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр узачак ярышларда 20 шахматчы катнаша
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Кичә Казан ратушасында шахмат буенча ир-атләр арасында Россиянең 67 чемпионатының һәм хатын-кызлар арасында Россиянең 64 чемпионатының суперфиналлары ачылышы тантанасы узды. Ярышлар 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр “Казан Кремле” территориясендә урнашкан “Хәзинә” музей-тыюлыгында булачак.
Тантаналы ачылышның мәртәбәле кунаклары – ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, шахмат буенча дөньяның уникенче чемпионы, халыкара гроссмейстер, СССРның атказанган спорт остасы Анатолий Карпов, Халыкара шахмат федерациясе (Фиде) президенты Кирсан Илюмжинов, Россия шахмат федерациясе (РШФ) президенты Андрей Филатов иде.
Беренче булып кунакларны Минтимер Шәймиев сәламләде. Ул Россия шахмат федерациясенә Россия чемпионатының суперфиналларын уздыруга Татарстанга ышаныч белдерелгән өчен рәхмәт белдерде. “Аңарда барысы да ота. Шахматта, гомумән, оттыру юк. Бу – гасырлар зирәклеге”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев искә төшергәнчә, 120 ел элек Казанда Россиядә бишенче шахмат клубы ачылган. Бу клубта яшь Шаляпин шахмат уйнарга яраткан. 1912 елда Казанга дөньяның булачак чемпионы Александр Алехин килгән. Атаклы шахматчы Рәшит Нәҗметдиновның бик яхшы уены Татарстанның бай шахмат тарихында якты истәлек булып тора.
Андрей Филатов, үз чиратында, Казанда уникаль турнирны уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Минтимер Шәймиевнең 51 ел инде шахмат уйнавын билгеләде. “Сезнең шахматка булган мәхәббәтегез аркасында болар барысы да мөмкин булды”, - дип ассызыклады ул.
Кирсан Илюмжинов шулай ук Минтимер Шәймиевнең шахмат яратуын искә алды. “Сезнең уңышларыгыз турында беләм. Сез әле ФИДЕ президентының өлкән киңәшчесе дә. Без хәзер ФИДЕ да төрле исемнәр кертәбез. Минем уйлавымча, Халыкара шахмат федерациясенең мактаулы гроссмейстеры исемен алуга Сез беренче чиратта”, - диде ул.
Кунакларны шулай ук Елена һәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды генераль директоры Мария Морозова котлады.
Турнир кысаларында шахмат буенча хатын-кызлар җыелма командасы – 2014 елгы Бөтендөнья шахмат олимпиадасы җиңүчесе бүләкләнде.
Суперфиналда 20 спортчы катнашачак. Алар арасында Россиянең җиде тапкыр чемпионы Петр Свидлер һәм Татарстанның атаклы шахматчысы, Россиянең күп тапкырлар чемпионы Алисә Галләмова бар.
Турнирның приз фонды 7 млн. сум тәшкил итә (5 млн. сум - ирләр, 2 млн. сум -хатын-кызлар өчен).
Кичә Казан камера оркестры “La Primavera” катнашында концерт программасы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз