news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шагыйрь Зөлфәтнең 75 еллык юбилеена багышланган кичә була

Кичәгә шагыйрь турындагы истәлекләр белән уртаклашырга якыннары, туганнары, каләмдәшләре чакырылган.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). 27 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Ерактагы моңлы бер көй булып, ишетелсәк иде һаман да...» дип исемләнгән чираттагы утырышы узачак. Ул Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәтнең (Дөлфәт Госман улы Маликов) тууына 75 ел тулуга багышланган. 

Шагыйрь халык күңеленә шигырьләре белән генә түгел, шигырьләренә язылган җырлары белән дә кереп калды. «Һаман яратам» (Ф.Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Кара толым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар заманында халык арасында киң популярлык казанды һәм хәзер дә башкарыла, дип яза Татарстан Милли музееның матбугат үзәге.

Кичәгә шагыйрь турындагы истәлекләр белән уртаклашырга якыннары, туганнары, каләмдәшләре чакырылган, шулай ук шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100