news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шагыйрә Наилә Ахунованың юбилей кичәсе була

Чарада шагыйрәнең шигырьләре, җырлары яңгыраячак, спектакльләрдән өзекләр куелачак.

Казанда шагыйрә Наилә Ахунованың юбилей кичәсе була
Рамиль Гали

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 12 июнь көнне Казанда Е.А.Боратынский музее бинасында татар язучысы Гариф Ахуновның кызы – шагыйрә Наилә Ахунованың “Заметки на полях шляпы” дип исемләнгән 60 яшьлек юбилей кичәсе булачак. Бу хакта ул үзе “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Иҗат кичәсендә шагыйрәнең шигырьләре, җырлары яңгыраячак. Яшел Үзәннән “Алпар” балалар театраль студиясе балалар өчен “Здравствуй, ежик”, “Сами с усами” дигән спектакльләрдән  өзекләр сәхнәләштерәчәк. “Балалар миңа бүләк ясыйбыз, диде. Түземсезлек белән көтәм”, - диде шагыйрә.

Наилә Ахунова балалар өчен язган спектакльләрен Самара, Саранск, Оренбург, Смоленск, Мәскәү шәһәрләрендә һәм Белорусиядә уңышлы куелганын әйтте. “Пьесаларны күбесенчә дуслык темасына багышлап язам. Кичәдә татар һәм рус телләрендә җырлар да булачак”, - ди ул.

“Гариф Ахунов исемендәге мин җитәкләгән әдәби берләшмәдән укучыларым чыгыш ясаячак. Кичәмә иҗатташ дусларымны, якыннарымны көтеп калам”, - дип сөйләде Наилә Ахунова.

  • Наилә Ахунованың иҗат кичәсе Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Милли музей ярдәме белән оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100