news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 125 ел тулу билгеләп үтеләчәк

Кичәдә шагыйрьнең шәхси архивы тәкъдим ителәчәк

  (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 125 ел тулуга багышланган шигърият кичәсе уздырылачак.

Кичәдә шагыйрьнең шәхси архивы тәкъдим ителәчәк, аларның бер өлеше ТР Милли музеенда саклана. Бу кыйммәтле экспонатларны С.Сүнчәләйнең абыйсының хәләл җефете Сорур ханым Сүнчәләй Россия дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивына тапшырган. 1979 елда архивның бер өлешен Нәҗип Нәккаш Казанга алып кайткан иде, дип белдерделәр ТР Милли музее матбугат хезмәтендә.

Чарага галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, укытучылар һәм студентлар чакырылган.

Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләев) 1889 елның 2 (яңача — 14) августында элекке Сарытау губернасының Хвалын өязе Иске Мастак авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1891 ачлык елында аның әтисе гаиләсен алып Әстерхан шәһәренә күчеп китә һәм 1910 елга кадәр шунда яши. Алты яшеннән унбиш яшенә чаклы Сәгыйть Әстерхандагы «Ваһабия» мәдрәсәсендә укый һәм яшьтән үк революцион-демократик хәрәкәткә тартыла. 1905—1906 елларның җәй айларында ул Казандагы Учительская школада укучы агасы Шәрифҗан белән бергә, татар теленә тәрҗемә итеп, гектографта революцион эчтәлекле прокламацияләр һәм сул фикерле брошюралар таратыша. Шул ук вакытларда Әстерханда татар телендә чыга торган «Борһане тәрәкъкый» газетасы битләрендә үзенең кечкенә-кечкенә мәкаләләре һәм хәбәрләре белән дә катнаша башлый.

1906 елның көзендә яшүсмер егет Казанга килә һәм бер ел Шакирҗан Хәмиди мәдрәсәсендә гарәпчә һәм русча укуын дәвам иттерә, аннан, үзеннән акча түләп, янә бер ел Учительская школада укый. 1908 елның кышында экстерн тәртибендә учительлеккә имтихан тотканнан соң, С. Сүнчәләй 1915 елга кадәр Пермь губернасының Гәйнә башкортлары яшәгән Сараш һәм Солтанай авылларындагы земство мәктәпләрендә рус теленнән балалар укыта. Шунда эшләгәндә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1908 елда аның Казанда «Күл — күз яше» дигән башкорт легендасы һәм «Кавказ әсире», «Ильяс» (Л. Толстой) исемле беренче тәрҗемә китаплары басылып чыга. 1909 елдан башлап Казан, Оренбург, Әстерхан көндәлек матбугатында яшь шагыйрьнең күп кенә оригиналь шигырьләре дә дөнья күрә. 1911 елда Г. Тукай белән танышу һәм үзара якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашу С. Сүнчәләйнең шагыйрь буларак үсүенә шулай ук уңай йогынты ясый. Алар берничә ел бер-берсе белән хатлар алышып яшиләр, Г. Тукай аңа дусларча киңәшләрен бирә тора, ә 1911 елда С. Сүнчәләйнең Байроннан алып тәрҗемә иткән «Шильон мәхбүсе» поэмасы басмасына җылы гына кереш сүз яза. Шушы ук елларда яшь шагыйрьнең Г. Тукай шигърияте рухында халыкка хезмәт итү, изелгәннәргә ирек теләү хисләре белән сугарылган «Төрле шигырьләр» (1912), «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» (1913) дигән мөстәкыйль җыентыклары һәм янә бер күләмле тәрҗемәсе — Г. Гейненың «Альмансор» («Әл-Мансур», 1913) поэмасы басыла.

1915 елда С. Сүнчәләй, укытучылык хезмәтен ташлап, Уфага күчеп килә һәм 1917 елга кадәр шәһәр көтепханәсендә татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли. Реакция чорыннан соң ил эчендә барган яңа революцион күтәрелеш аның поэзиясендәге оптимистик мотивларны яңадан калкытып җибәрә. Шигырь язудан тыш, ул бу чорда драматургиядә дә көчен сынап карый: «Төш». «Мансур» исемле бер пәрдәлек пьесаларын яза. Ә Февраль һәм Бөек Октябрь революциясе көннәрен мәшһүр «Марсельеза» җыры тәрҗемәсе һәм «Ихтилал шигырьләре» исемле җыентыгы белән каршылый, 1917—1918 елларда С. Сүнчәләй Уфада чыккан «Авыл халкы» һәм «Көрәш» исемле газеталарда эшли. 1918'елның ахырында Казанга күчеп килә һәм берара «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә хезмәт итә. 1919 елда аны РКП (б) сафларына член итеп алалар. Шул ук елда, бөтендөнья пролетариаты гимны "Интернационал"ны татарчага тәрҗемә итү буенча оештырылган конкурста катнашып, ул үз тәрҗемәсе өчен беренче урынга лаек була. 1919—1922 елларда С. Сүнчәләй Россия Милләтләр Халык комиссариатының Кырымдагы вәкиле, 1923—1926 елларда Башкортстан Мәгариф комиcсариатында коллегия әгъзасы һым сәнгать бүлеге мөдире, аннан Уфа сәнгать музее мөдире булып зшли. 1926 елның ахырында аны Мәскәүгә чакыртып алалар һәм Россия Тышкы эшләр Халык комиссариатының Төркиядәгe Измир шәһәре генераль консуллыгына драгоман (тәрҗемәче) итеп җибәрәләр. Анда бер ел эшләгәннән соң, ул янә Уфага кайта һәм 1929 елга кадәр Башкортстан театр-сәнгать техникумында мөдир булып хезмәт итә. Совет чорында әдипнең «Ихтилал шигырьләре» (1918), «Революцион шигырьләр» (1919) исемле шигъри җыентыклары, «Тәхетләргә ләгънәт» (1924) дигән драмасы һәм 1961елда «Сайланма әсәрләр»е басылып чыга. Сәгыйть Сүнчәләй 1941 елның 27 октябрендә вафат була.

Белешмә fajdali.narod.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100