news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән очрашу узачак

Очрашуда хатын-кызның көче турында сөйләшәчәкләр.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Миләүшә Гафурова). 31 октябрь көнне шагыйрә, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Сәлахетдинова белән очрашу узачак. Әлеге кичә турында "Татар-информ" хәбәрчесенә шагыйрә үзе сөйләде.

"Очрашу уздырырга "Хатын-кызлар гимназиясе" проекты авторы Айгөл Биктимерова тәкъдим итте. Кичәнең оештыручысы булып нәкъ менә шушы гимназия тора. Очрашуга төрле яшьтәге хатын-кызлар килер дип көтәм, алар белән хатын-кызларның көче турында сөйләшәчәкбез. "Хатын-кызның көче" - узачак кичәнең төп темасы. Бу тема эчендә ихтыяр көче, Аллаһка ышану турында әңгәмә корачакбыз. Үземнең тормышымнан чыгып хатын-кызга тормышта үз урынын ничек табарга һәм, гомумән, ничек яшәргә икәнен аңлататырга тырышачакмын", - дип җиткерде "Татар-информ" хәбәрчесенеә Лилия Сәлахетдинова.

Очрашу 17:30да Казан шәһәренең Галиев мәчетендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100