news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шагыйрь Ленур Иксановның шигырьләренә карата "Әдәби суд" узды

Утырыш азагында, барлык фикерләрне тыңлаганнан соң, казый үз нәтиҗәсен чыгарды: Ленур Иксановның шигырьләрен редактор тикшермичә бастырырга ярамый!

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 26 нчы сентябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе һәм “Идел” журналы тарафыннан оештырылган Татарстан "Әдәби суды" утырышы Ленур Иксановның шигырьләренә карата "кузгатылган" эшне тикшерде.

Уздыру урыны итеп Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы билгеләнде. Утырыш 9 сәгать 9 минутта башланды, керү ирекле иде. Залда күпчелекне студентлар тәшкил итте.

Әдәби судта гаепләнүче – яшь иҗатчы Ленур Иксанов; казый – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла; гаепләүче — шагыйрә, язучы, галим, тәнкыйтче Рифә Рахман; яклаучы — шагыйрь Рашат Низами; гаепләү ягыннан шаһит, прозаик, публицист, шагыйрь Ркаил Зайдулла; яклау ягыннан шаһит — шагыйрь Рифат Сәлах булдылар.



Ленур – Казан егете, 1989 елны дөньяга килә. КФУны тәмамлый, хәзер Казандагы сәүдә йортларының берсендә икътисадчы булып эшли.

Гаепләүче Рифә Рахман Ленурның шигырьләрен вакытлы матбугатта редактор төзәтмәләреннән башка бастырмаска дигән карар белән шикаять итте. Ленур Иксановның зур темаларны күтәреп чыкса да, оригинальлеккә ирешә алмавы чагылыш таба. Рифә Рахман авторның хөкемгә сайланган әсәрләрен җентекләп тикшереп, аларның кимчелекле якларын күрсәтеп узды һәм авторны тәҗрибәсе җитмәүдә, шигырьләренең корылыгында һәм сыйфатсызлыгында гаепләде. Мәсәлән, "Казаным" шигырендә Ленур Иксанов болай яза:

Миңа кирәкми Берлин да,
Лондон, Париж, Рим да,
Сау-сәламәт яшәсәм
Чәчәкле Казанымда.

“Башка шәһәрләр белән Казанны чагыштырып чыга. Бу коры атамалар гына. Казанның алардан өстен ягы күрсәтелми. Әйе, милли тема алыну әйбәт, ләкин инде ул темага күп гасырлар язалар, шуңа уңайлырак чагыштыру табып була иде”, - дип саный гаепләүче.



“Ялгыз фәрештә” шигырендә авторның образын сайлау да уңышлы, тик ул аны әйбәт кенә башлап җибәрсә дә, ахырга бик каты гадиләштерә. Шул ук вакытта Рифә Рахман: “Ленурның шигырьләрендә идея төрлелеге бар, алар уңай тәрбия бирә”, − диде. Ленурның шигырьләрендәге төп проблема ул − ритм туры килмәү һәм рифманы дөрес куймау яисә аның бөтенләй булмавы.

Рашат Низами Ленур Иксанов хакында уңай бәяләмә бирергә тырышты, әмма ул яклаучы булып чыгыш ясаса да, яшь каләм иясенә алга таба биредә ишетелгән тәнкыйткә уңай карарга һәм киләчәктә аның белән исәпләшергә өндәде. Шагыйрь Ленурның шәһәр баласы булуына карамастан, дөньяга шигъри күз белән каравын, туган телдә язуын һәм шигъриятендәге тормышчанлыгын, миллилеген уңай бәяли, аларны аның үзенчәлекләре дип саный.

Гаепләү ягыннан шаһит Ркаил Зайдулла, Рифа Рахман фикерен дәвам итеп, гаепләнүченең әле шигырьләрен шомарту өчен күп эш башкарырга кирәклеген әйтте. “Егет әйбәт эш белән шөгыльләнә, ләкин мин мондый шигырьләрне бастырып чыгармас идем, алар өлгереп җитмәгән. Күбрәк укырга киңәш бирер идем. Егет тә булгач, татар да булгач, күтәрәсе килә аны”, − ди Ркаил Зайдулла.

Яклау ягыннан шаһит Рифат Сәлах гаепләнүчене яклап, аның шигырьләрендә үзен чын егет итеп тотуын, шәһәр егете булса да авылны яратуын һәм төсләр белән бик оста уйнавын мисаллар белән дәлилләде. Шулай да, Рифат, шагыйрьгә каләмен шомартыр өчен, “Әллүки” кебек, яшь шагыйрьләргә беренче адымнарын ясарга булыша торган иҗади берләшмәләргә йөрергә тәкъдим итте. “Әдәби судлар яшь иҗатчыларга кирәк. Ленурның “Әллүки” иҗат берләшмәсенә йөрмәгәнлеге бик сизелде инде, ләкин аның ачышлары күп, потенциалы зур, киләчәктә тагын яхшырак итеп иҗат итә алыр дип ышанам мин. Әлбәттә, бүгенге көндә шигырьләрен төзәтмичә чыгарырга ярамыйдыр, зур шагыйрьләр дә кайбер очракларда чыгармый. Мондый Әдәби судлар күңелне кайтармыймы? Белмим, кайтара торгандыр да мөгаен. Өлкән язучылар алар югары тәлапләр куялар. Күңелдә шигырь була, аны язмыйча калып булмый, мөгаен, аралашу кирәктер, киңәшләшү, нинди юнәлештә үсү рәвешеңне аңларга кирәктер, аралашкач, тагын да камилләшә, һәм шул чакта Әдәби суд кирәк буладыр”, − ди Рифат Сәлах.

Утырыш азагында, барлык фикерләрне тыңлаганнан соң, казый үз нәтиҗәсен чыгарды: Ленур Исхаковның шигырьләрен редактор тикшермичә бастырырга ярамый!

“Гаепләүчеләр белән яклаучыларның чыгышлары аерыла иде. Яклаучылар үз фикерләрен дәлилли алмадылар, чөнки тәнкыйтькә аңлатма юк!” – Рабит Батулла әйткән фикерне судның карары итеп санарга кирәк.

“Нәрсә дә булса өйрәнергә, каядыр ашкынырга кирәк. Һәрбер кешенең үз фикере булырга тиеш, миңа бу бер кечкенә имтихан булды. Мине шулай хөрмәт итеп килгәннәре өчен, мине тыңлаганнары өчен бик зур рәхмәт”, − диде Ленур Иксанов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100