news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шагыйрь Хәсән Туфанга багышланган юбилей кичәсе узачак

8 декабрьдә Казанда татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Хәсән Туфан тууына 110 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе оештырыла

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). 8 декабрь көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Хәсән Туфан тууына 110 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе оештырыла.
Кичә барышында республиканың драма артистлары башкаруында Хәсән Туфан язган шигырьләре яңгыраячак. Концертта Татарстанның әйдәүче музыкаль коллективлары һәм башкаручылары – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Казан нуры” муниципаль оркестры, җырчылар Айдар Габдинов, Зилә Сөнгатуллина, Филүс Каһиров һәм башкалар катнаша, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100