news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шагыйрә белән композитор бергә концерт куя

21-22 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Ләйлә Дәүләтова белән Фирзәр Мортазинның концертлары узачак

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 21-22 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән композитор Фирзәр Мортазинның концертлары узачак.
Ләйлә Дәүләтова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, бүген - композитор Фирзәр Мортазинның туган көне. Концерт та әлеге матур вакыйгага багышлап үткәрелә. Концерт сценарие Фирзәр Мортазинның башка концертларныкыннан бик үк аерылып тормаячак. Ләйлә ханым әйтүенә караганда, музыка кичәсенең ике бүлеге дә бер-берсенә ошамаячак. Анда халкыбызга җырлар, юмористик чыгышлар тәкъдим ителәчәк. Композитор Фирзәр Мортазин үзенең моңа кадәр җырлаган “Пар балдаклар”, “Хуш инде” кебек җырларын башкарачак. Баянда Ринат Вәлиев уйнаячак. Тамашачы Ләйлә Дәүләтова сүзләренә язылган җырларны да ишетәчәк. Кунаклар булып кичәдә Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Гөлзадә Сәфиуллина белән композитор Риф Гатауллин чыгыш ясар дип көтелә. “Концертның идеясе дә - шагыйрә белән композиторны сәхнәгә бергә чыгару”, - диде Ләйлә ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot