news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда шәһәрнең транспорт инфраструктурасын әзерләү буенча фикер алышалар
Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры Игорь Левитин катнаша
Скопировать ссылку
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Казан ратушасында 2013 елгы Универсиадага шәһәрнең транспорт инфраструктурасын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә бара. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры Игорь Левитин катнаша.
Киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин һәм “Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы фәнни-тикшеренү һәм проект институты” ЯАҖ генераль директоры Наталья Минина докладлар белән чыгыш ясаячак.
Бүген киңәшмә кысаларында Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәге объектларын проектлау тәртибе турындагы меморандумга кул куелачак. Документны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ транспорт министры Игорь Левитин имзалаячак.
Искә төшереп үтәбез, РФ транспорт министрының Татарстанга 2 көнлек эш сәфәре кичә Чаллыда башланды. Анда “КАМАЗ” ААҖ белән “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” ААҖнең хезмәттәшлек итү турындагы килешүе имзаланды.
Моннан тыш, кунаклар “Камминз-Кама” уртак предприятиесендә, Автомобиль заводында, Фәнни-техник үзәктә булдылар. Алар анда “КАМАЗ” ААҖнең заманча автомобиль техникасы күргәзмәсен карады һәм “КАМАЗ-мастер” спорт командасы эше белән танышты
Бүген иртән Игорь Левитин 2013 елгы Универсиадада файдаланылачак Казанның юл-транспорт инфраструктурасы объектларын һәм Универсиада авылы төзеләчәк мәйданны карады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot