news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе “Казан-Арена” стадионы янында узачак

26 июньдә узачак бәйрәмдә шәһәрнең 164 мәктәбеннән 5,7 мең чыгарылыш укучысы катнашачак.

Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе “Казан-Арена” стадионы янында узачак
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Вероника Ваганова). Казанда 26 июньдә узачак беренче шәһәркүләм чыгарылыш кичәсендә башкаланың 164 гомуми белем бирү мәктәбеннән 5,7 мең чыгарылыш укучысы катнашачак. Бәйрәм “Казан-Арена” стадионы янындагы мәйданда булачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов әйтте.

“Бәйрәм кунакларын кызыклы концерт программасы көтә. Татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Батталова һәм “Волга-Волга” вокал-инструменталь төркем чыгыш ясаячак. Шулай ук яшьләр арасында популяр булган Россия эстрадасы йолдызлары – ТНТ каналындагы “Песни” телевизион шоуның икенче сезоны җиңүчесе, безнең якташ, рэпер Slava Slame, танылган музыкаль төркем "Мальбэк һәм Сюзанна” катнашачак”, - диде спикер.

Бәйрәм дәвамында 150 пар мәктәп вальсы бииячәк. Шуннан соң күккә күгәрченнән очырачаклар.

Шулай ук сәхнәдән Бөтенроссия һәм халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

“Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча шәһәрләр рейтингында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, Казан алтынчы ел инде өченче урынны саклый”, - диде спикер.

Кичә ахырында чыгарылыш укучылары Sforzando оркестрына һәм A-class рок-төркеменә кушылып, “Куда уходит детство” җырын караокега башкарачак. Бәйрәм 21:00 сәгатьтә салют белән төгәлләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100