news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәһәр үзәгендә булган атыштан соң җинаять эше кузгатылган

Җинаять эше “Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу” маддәсе буенча кузгатыла.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Казанда шәһәр үзәгендә атыш булганнан соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

”Әлеге факт буенча “Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр килеп чыккан хәлне ачыклый”, - диде Андрей Шептицкий.

news_right_1
news_right_2
news_bot