Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда шәһәр өмәсе соңрак вакытка күчерелә
Подряд оешмаларына транспорт аз йөрүдән файдаланып, апрельдә урамнарда, паркларда җыештырырга кушылды.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда 25 апрельгә билгеләнгән шәһәр өмәсе кичектерелә. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
«Шәһәр өмәсен уздыру вакыты турында карар санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак», — диде.
Игорь Куляжев кыштан соң юлларны чистарту белән көн саен 70 бригада шөгыльләнүен әйтте. Атна азагында кышкы техниканы тулысынча җәйгесе белән алмаштыру ниятләнә.
Казан мэры Илсур Метшин да өмә үткәрү белән ашыкмаска кирәклеген әйтте. Шул ук вакытта ул, транспорт аз булгач, подряд оешмаларына урамда эшләр өчен мөмкинлек яхшы булуын искәртте. «Бу мөмкинлектән файдаланып, апрельдә җыештырыйк», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз