news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәһәр җәмәгать транспорты саны ун процентка арттырылган

Лилия Галимова әйтүенчә, транспорт аз булуга зарланулар килә башлаган.

Казанда шәһәр җәмәгать транспорты саны ун процентка арттырылган
Михаил Захаров

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда шәһәр җәмәгать транспорты хәрәкәтен ун процентка арттырганнар. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Изоляция кертелү белән, шәһәрдә җәмәгать транспорты кимегән иде. Ләкин транспорт аз булуга зарланулар килә башлады, чөнки бу атнадан эшкә чыккан предприятиеләр артты бит, шуңа кеше дә күбрәк йөри башлады. Шул сәбәпле, транспорт санын арттыру карарына килделәр», — диде ул.

Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә эшләми торган көннәр кертелгәч, җәмәгать транспортында пассажирлар 50-70 процентка кадәр кимегән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot