news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәһәр фонтаннары кышкы режимга күчә

15нче октябрьгә кадәр барлык фонтаннар да сүндереләчәк.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Казанда шәһәр фонтаннары кышкы режимга күчә. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә 29 шәһәр фонтанының өчесе генә эшли – Горький-Әмәт урманында, Горький исемендәге һәм “Крылья Советов” паркларында. 15нче октябрьгә кадәр алар шулай ук сүндереләчәк. Аннан соң шәһәр хезмәтләре киптерү, касәләрне чистарту һәм фонтаннарны фильтрлау эшләрен башкарачак, кайбер фонтаннарны агач япмалар белән каплаячаклар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot