news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәһәр елга транспорты барлыкка киләчәк

Елга транспортының хәрәкәт маршрутлары Казансу ярлары буеннан узар дип көтелә

(Казан, 20 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Казанда шәһәр елга транспорты барлыкка киләчәк. Елга транспортының хәрәкәт маршрутлары Казансу ярлары буеннан узар дип көтелә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына Казан елга пассажир агентлыгыннан хәбәр иттеләр.
Проект шәһәр елга транспорты белән берлектә 2013 елгы Универсиада кысаларында эшләнә.
Елга маршрутлары шәһәрдә транспорт ташкынын өлешчә киметергә ярдәм итәчәк. Мисал өчен, Чистай урамыннан су буйлап циркка кадәр барып булачак.
Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә тикшерү стадиясендә. Казан елга пассажир агентлыгы вәкилләре шәһәр башкарма комитетының ярдәменә өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100