news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда шәһәр экологиясенә багышланган фотокүргәзмә ачыла

Бүген 16 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Шәһәрдәге туфрак, җир һәм табигать – кала кешесе күзлегеннән” исемле фотокүргәзмә ачыла

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Бүген 16 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Шәһәрдәге туфрак, җир һәм табигать – кала кешесе күзлегеннән” исемле фотокүргәзмә ачыла. Чара “Эре калаларның тотрыклы үсешен тәэмин итә торган югары белем, фәнни тикшеренүләр һәм дәүләт сәясәте” халыкара семинарының Казандагы сессиясе кысаларында оештырыла.
Күргәзмәдә фото осталары һәм һәвәскәрләр үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Алар арасында Казан фотоклубы рәисе Григорий Козлов, клуб әгъзасы Андрей Шлыков һәм башкалар бар.
Шулай ук фотокүргәзмә кысаларында 1 июльдән шул ук исемдә фотолар конкурсы старт ала. Аның максаты – шәһәр кешесенең табигатькә, туфракка һәм җиргә карашын чагылдыру, халыкны шәһәрне төзекләндерү эшенә җәлеп итү. Халыкара бәйгедә катнашу өчен башка шәһәрләрдән дә фото осталары чакырыла.
“Эре калаларның тотрыклы үсешен тәэмин итә торган югары белем, фәнни тикшеренүләр һәм дәүләт сәясәте” халыкара семинарының Казандагы сессиясе Казан федераль университетында 1-4 июль көннәрендә үткәрелә. Чара 2008 елда булдырылган “Шәһәрнең тотрыклы үсеше: кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләр” халыкара фәнни-белем бирү челтәре кысаларында уза.
Казан сессиясендә шәһәр һәм шәһәр яны җирләрен һәм туфракларын социаль-экологик яктан төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелә. Сессияне Казан федераль университеты, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарәсе академиясе, Париждагы “Кеше турындагы фәннәр йорты”, Россия социологлар җәмгыятенең Шәһәр һәм төбәк үсеше социологиясе Тикшеренү комитеты, ТР Фәннәр академиясенең социология буенча Фәнни советы, ТР Мәдәният, ТР Экология министрлыклары, Казан мэриясе, Франциянең Тотрыклы үсеш һәм экология министрлыгы, Париж мэриясе оештыра. Әлеге мәгълүматны ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте җиткерә.


autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100